26 нчы апрель. А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейда ата-аналар конференциясе үткәрелде. Аның темасы бүген бик актуаль. "Бала тәрбияләүдә Тукай мирасы”. Ник дисезме? Чөнки Тукай иҗатыннан тәрбиянең һәр өлкәсенә караган күп сорауларга җавап табарга мөмкин. Ата-анага хөрмәт, туган якка, туган телгә мәхәббәт, алар белән горурлану хисләрен; чын дус була белү проблемаларын шагыйрь дөрес итеп сүрәтләп бирә белгән. Конференция барышында укучылар Тукайны шагыйрь буларак та, тәрбияче буларак та, мөгаллим буларак та ачып бирергә тырыштылар.